Рөстәм Заһидуллин: “Гавриил Романович Державинның иҗаты - шигъри сүзнең көченә, аның халык рухын чагылдыру куәтенә, югары әхлакый ориентирларны раславына ачык дәлил, гражданлык батырлыгы һәм шәхси дәрәҗә үрнәге”.
14 июльдә күренекле дәүләт эшлеклесе, бөек рус шагыйре һәм данлыклы якташыбыз Гавриил Романович Державинның тууына 282 ел тулу уңаеннан, Казанда һәм Лаешта бәйрәм чаралары узды.
Бәйрәм Казанның Лядской бакчасындагы Державин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, иҗади интеллигенция, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда Гавриил Романович Державинның туган көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар аеруча тирән хөрмәт белән оештырыла. “Гавриил Романович бай әдәби мирас калдырып кына калмады, ә җәмгыятькә һәм дәүләткә лаеклы хезмәт итүнең мөһимлеген дә үз үрнәгендә күрсәтте”, - дип өстәде министр.
Соңрак Гавриил Державинның туган ягы Лаешта әдәбият өлкәсендә Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясе лауреатларын бүләкләү булды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты. “Державинның хокук һәм законлылык мәсьәләләренә биргән игътибары аеруча кыйммәтле. Аның юстиция министры вазифасындагы эшчәнлеге закон каршында барысының да тигезлеге принцибын раслауга, коррупциягә каршы көрәшкә һәм гади кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән иде. Әлеге принциплар республикабызның хәзерге Юстиция системасы нигезендә дә ята”, - диде ул.