Бурычларны түләтүнең судтан тыш тәртибе: 2025 елның 1 ноябреннән гражданнарны нинди үзгәрешләр көтә?

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сүзләренчә, мондый механизм юридик затларга карата күптән кулланыла һәм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Беренче этапта 1 ноябрьдән башлап салым органнары гражданнарга түләү кирәклеге турында хәбәрнамәләр җибәрәчәк. Хәбәрнамә салым түләүченең шәхси кабинеты яки "Дәүләт хезмәтләре" аша киләчәк (мөмкин булмаса - заказлы хат белән). Әгәр гражданның вакыты чыккан бурычы барлыкка килсә, салым хезмәте бурычны түләү турында таләп чыгара. Бурычны түләмәгән очракта, судтан тыш түләтү турында карар кабул ителә. Карар, эшне суд приставларына тапшыру мөмкинлеген дә кертеп, мәҗбүри көчкә ия булачак.

2025 елның 1 ноябреннән салым бурычларын судтан тыш түләтүнең яңа системасы эшли башлаячак. Бу инициатива судларга төшкән авырлыкны киметүгә юнәлдерелгән, суд чыгымнарын экономияләргә мөмкинлек бирә һәм гражданнарның салым органнары белән үзара хезмәттәшлеген гадиләштерә. Әлеге системаны кертү турындагы закон Дәүләт Думасы тарафыннан соңгы редакциядә кабул ителде.

Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, узган ел җәмәгать судьялары салым органнары инициативасы белән булган 87 000 нән артык эшне караган. Аның сүзләренчә, сүз суд системасына килгән авырлыкны киметү турында гына түгел, гражданнар өчен процедураны гадиләштерү турында да бара. Законнардагы яңартулар гражданнарга судта аларның хокукларын яклау гарантияләрен саклап калырга вәгъдә итә, шулай ук, моңа кадәр суд приказларын биргәндә һәрвакыт алына торган дәүләт пошлиналарын, пеняларны һәм башкарма җыемны да кертеп, суд чыгымнарын шактый экономияләргә мөмкинлек бирәчәк.


 


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International