Татарстанда түләүсез юридик ярдәм хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына даими нигездә күрсәтелә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган комплекслы ярдәмнең бер өлеше булып тора. “Без якыннарын югалткан гаиләләргә аеруча игътибарлы булырга тиеш. Юатыр сүз табып булмый, әмма һәрвакыт аларны истә тотуыбызны эшебез белән исбатларга тиешбез. Һәлак булганнарны берничек тә кире кайтарып булмый, әмма моның белән яшәргә кирәк”, - ди Рөстәм Нургали улы.
Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы белән актив хезмәттәшлек итүен дәвам итә. Һәр пәнҗешәмбе фонд мәйданчыгында ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов гражданнарны кабул итә.
Атналык кабул итү кысаларында Рафаэль Фәрит улына 13 кеше мөрәҗәгать иткән. Ул хәрбиләргә һәм аларның якыннарына алар файдалана ала торган хокукларны җентекләп аңлата, шулай ук юридик нечкәлекләрне ачыкларга ярдәм итә. Быел фонд базасында барлыгы 278 кеше кабул ителгән. Тиешле ташламаларны һәм түләүләрне рәсмиләштерү, мирас алу процедурасы, шәхесне ачыклау буенча экспертиза уздыру, шулай ук торак, социаль, хезмәт мәсьәләләре буенча еш мөрәҗәгать итәләр.