Юстиция министрлыгы тарафыннан Мөслим районында хокукый ярдәм күрсәтү буенча күчмә чара уздырылды

2025 елның 29 июле, сишәмбе

ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанның Мөслим муниципаль районында күчмә чара уздырды.

Чара барышында районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә муниципаль актларны законнарга туры китерү, эшләрендә “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Районның җирле үзидарә органнарына җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәү мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтелде.

2024 елда һәм бу елның 6 аенда Министрлыкка регистрга кертү өчен Мөслим районының 890 норматив хокукый акт, шулай ук аларга өстәмә 149 белешмә кергән.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр каралды, эш нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International