Соңгы 3,5 елда Татарстан Республикасында территориаль оешма өлкәсендә 10 закон кабул ителде, әмма муниципалитетларның тиешле документларны әзерләү эшендә кимчелекләр ачыклана. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр иттеләр.
“Эш барышында муниципаль актларны әзерләү процедурасын, аларны бастырып чыгару (халыкка җиткерү) срокларын бозулар ачыклана. Муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен һәм җир кишәрлекләрен тасвирлаганда аларның кисешү очраклары ачыкланып тора”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.
Мөхәррәм Мансур улы сүзләренчә, бу проблемалар, шул исәптән, муниципаль дәрәҗәдәге белгечләрнең җитәрлек әзерләнмәве һәм методик материалларның җитмәве белән бәйле. 9 муниципаль берәмлек территориясендәге 10 торак пунктны планлаштырылган рәвештә бетерүне һәм Балтач районында җирлекләр чикләрендә булачак үзгәрешләрне исәпкә алганда, мәсьәлә аеруча әһәмиятле була бара.
Юстиция министры урынбасары территориаль оешма мәсьәләләре буенча “Юл картасы” форматында гади һәм аңлаешлы методик әсбапларны оператив эшләү өчен Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, республика Төзелеш министрлыгы белән ведомствоара хезмәттәшлеккә чакырды. Ул әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә муниципаль дәрәҗәдәге белгечләрнең компетенциясен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк максатчан өйрәтү чараларын уздыруның мөһимлеген аерым билгеләп үтте.