Мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне үтәү буенча киңәшмә

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә мөлкәти булмаган таләпләрне мониторинглау һәм бурычлылар булып гавами хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган суд карарларын үтәү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Россия Суд приставлары федераль хезмәте Баш төбәкара (махсуслаштырылган) идарәсенең Татарстан Республикасы буенча суд приставлары махсуслаштырылган бүлегенең әйдәп баручы суд приставы - башкаручысы Кристина Семенова, республика башкарма хакимият органнарының, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының, шәһәр округларының мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын алып бару һәм исәпкә алу буенча җаваплы затлары катнашты.

2025 елның беренче яртыеллыгына эш йомгаклары турында территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова сөйләде.

Министр урынбасары тарафыннан Азнакай, Зеленодольск һәм Тукай муниципаль районнары җаваплы затларының хисаплары тыңланды. Уртак эш нәтиҗәләре, шул исәптән суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре әйтелде.

Күрсәтелгән юнәлеш буенча җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән үзара хезмәттәшлек итүнең алдагы ысуллары билгеләнде.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International