Татарстан муниципаль нормалар иҗат итү эшчәнлеген оештыруда югары нәтиҗәләр күрсәтә. Россия Юстиция министрлыгы порталы мәгълүматларына караганда, республика муниципаль актлар регистрын тулыландыру буенча Идел буе федераль округында өченче ел рәттән алдынгы урында тора.
“Тикшерүләргә мораторийны исәпкә алып, 2022 елдан күчмә чаралар муниципалитетларга методик ярдәм күрсәтүнең аеруча мөһим коралына әверелде”, - дип билгеләп үтте юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Министрлык коллегиясе утырышында чыгыш ясаганда.
Соңгы өч елда Министрлык белгечләре ел саен республиканың 20-25 районын колачлап, 130 дан артык күчмә чара үткәрделәр. Кайбер муниципаль берәмлекләргә берничә тапкыр барып кайттылар.
“Тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча безнең эш аңлап кабул ителә. Күчмә чаралар үткәрү, бигрәк тә актларны регистрга җибәрү өчен җаваплы затларның үзгәреп торуын исәпкә алып, аларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала”, - дип ассызыклады ул.
Мондый алым ярдәмендә муниципаль хезмәткәрләр хокукый өлкәдә өстәмә белемнәр ала, бу исә актларны законнарга туры китерүдә, документларны камилләштерүдә һәм эшне планлаштыруда оператив рәвештә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Муниципалитетлар җитәкчеләренә җибәрелә торган искәрмәләр һәм тәкъдимнәр белән йомгаклау белешмәләре эшчәнлекне дөрес оештыру өчен методик материалга әверелә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының муниципалитетлар белән системалы эше тотрыклы уңай нәтиҗәләр бирә - регистрга җибәрелә торган актлар өлеше ел саен арта. Бу исә гражданнарның хокукый яклануын һәм муниципаль хакимиятнең ачыклыгын арттыруга ярдәм итә.
Административ комиссияләр эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү аерым игътибарга лаек. Министрлык, бу өлкәдә вәкаләтле орган буларак, даими рәвештә укыту чаралары үткәрә, нәтиҗәдә административ беркетмәләр төзү сыйфаты яхшыра.
“Күрсәтелгән чорда административ комиссияләрнең судта гамәлдән чыгарылган карарлары 3,9 проценттан 2 процентка кадәр кимегән, ә бу елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч нибары 0,8 процент тәшкил иткән”, - дип ассызыклады Мөхәррәм Мансур улы.