Татарстанда һөнәрчелек продукциясен мәҗбүри маркировкадан азат итәргә планлаштыралар

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Татарстан Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышында һөнәрчеләргә ярдәм итү өлкәсендә хокукый җайга салуны камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проектын карадылар. Документ кул хезмәте продукциясен мәҗбүри маркировкадан азат итүне күздә тота, бу исә халык һөнәрчелеге осталарының эшен сизелерлек гадиләштерәчәк.

Закон проекты Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча әзерләнгән һәм төбәкләргә һөнәрчелек эшчәнлегенең аерым ярдәм таләп итә торган төрләрен мөстәкыйль билгеләү хокукы бирә торган федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыра.

Документ нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һөнәрчелек эшчәнлеге төрләре исемлеген расларга вәкаләт алачак, ә вәкаләтле орган һөнәрчеләрнең мәҗбүри маркировкаланырга тиеш булмаган хезмәт продуктлары исемлеген эшләячәк.

Әлеге чараларны гамәлгә ашыру кече һәм урта эшмәкәрлекнең һөнәрчелек секторына ярдәм итү өчен хокукый нигез булдырырга, һөнәрчеләргә административ йөкләнешне киметергә һәм Татарстан Республикасында традицион һөнәрләрне саклап калырга һәм үстерергә ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үттеләр утырышта.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International