Яшенле яңгырлар фаразлануга бәйле рәвештә, Татарстан Юстиция министрлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә гражданнарга яшенле яңгыр вакытында куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеге турында искә төшерә.
Белгечләр искәртүенчә:
- яшен вакытында йөгерү, велосипедта, самокатта яки роликларда йөрү кебек активлык төрләре белән шөгыльләнергә киңәш ителми, чөнки бу, бигрәк тә ачык урыннарда һәм калкулыкларда яшен сугу куркынычын арттыра;
- электр линияләренә һәм биек агачларга якын килмәскә кирәк;
- яшенле яңгыр башлану очрагында нинди дә булса бинага кереп качарга кирәк;
- әгәр якында гына ышык урын булмаса, калкулыктан төшеп, чүгәләп утырырга киңәш ителә.
“Яшенле яңгыр гадәти табигать күренеше кенә түгел, ә һәр гражданиннан үз куркынычсызлыгына җаваплы мөнәсәбәт таләп итә торган хәл. Гади генә кагыйдәләрне үтәү гомерне саклап калырга мөмкин”, - дип кисәтәләр ведомстволар.