Татарстан балыкчылык кагыйдәләрен кабат бозган өчен җаваплылык кертү инициативасы белән чыга

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышында балыкчылык кагыйдәләрен кабат бозган өчен җаваплылыкны сизелерлек арттыруны күздә тоткан федераль законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карадылар.

Әлеге чара балыкчылык кагыйдәләрен үтәүгә дәүләт контроленең нәтиҗәлелеген арттырачак, кабат хокук бозуларны нәтиҗәле кисәтүне тәэмин итәчәк һәм закон белән билгеләнгән чикләүләрне үтәүгә ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үттеләр утырышта.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр нигезендә, ел дәвамында балык тоту кагыйдәләрен кабат бозган гражданнарга 5 мең сумнан 6 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф салачак. Акчалата түләтүдән тыш, хокук бозучыларга шулай ук судноны һәм су биологик ресурсларын тотуның башка коралларын конфискацияләү яный.

Законның агымдагы редакциясендә беренчел һәм кабат хокук бозулар өчен җәза градациясе юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International