Басма машинкадан алып электрон гадел хөкемгә кадәр: Татарстанда җәмәгать юстициясенә 25 ел

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

Бүген җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең эш шартлары чирек гасыр элек булганнан бик нык аерыла.

“Мин җәмәгать судьялары аппаратында эшли башлаганда, суд карарлары кулдан әзерләнә, ә эш кәгазьләре күчермәләре машинкада бастырыла иде”, - дип искә ала Мамадыш районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы ярдәмчесе Лариса Камил кызы Шаһивәлиева. - Хәзер без аерым бинада утырабыз, кабинетларыбыз бик яхшы җиһазландырылган, күптән түгел ремонт ясалды. Хезмәт вазыйфаларын намус белән башкару өчен генә түгел, килгән гражданнарга уңайлы булсын өчен дә барлык шартлар тудырылган”.

Җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары эшчәнлеген тәэмин итүгә бәйле төп бурычларны комплекслы һәм системалы хәл итү, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Республикада җәмәгать юстициясе институтының 25 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан без сезне көн саен җәмәгать юстициясе өлкәсендә эшләүче кешеләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүгенге героебыз -  Лариса Камил кызы Шаһивәлиева. Аның җәмәгать юстициясендә һөнәри карьерасы 25 елга якын.

Тулырак  - сюжетта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International