MAX- Россиянең чит ил аналогларына альтернатива буларак эшләнгән яңа мессенджеры. Ул хәбәрләр һәм медиафайллар алмашу өчен стандарт функцияләр җыелмасын тәкъдим итә, шулай ук төркемле чатлар һәм видео аша шалтыратулар өчен кулланыла ала.
MAX Россия серверларында үзебезнең законнар нигезендә саклана торган кулланучылар мәгълүматларының куркынычсызлыгына һәм конфиденциальлегенә йөз тота. Мессенджер актив үсә һәм аның кулланучылар базасы да арта.
Мессенджерның өстәмә мөмкинлекләре:
- счетчик күрсәткечләрен бирү;
- салымнарны һәм дәүләт пошлиналарын түләү;
- торак-коммуналь хуҗалык һәм газ хезмәтләре өчен түләү;
- балалар бакчасы өчен түләү;
- ГАИ штрафларын тикшерү һәм түләү;
- табибка язылу.
MAX мессенджерыннан ничек файдалана башлау турындагы мәгълүматны сылтама буенча алырга мөмкин.