Татарстан халкын Интернет челтәрендә БПЛА очышларының фото һәм видеоларын кую ярамавы турында кисәтәләр, шулай ук аларның һөҗүм итү мөмкинлеге турында искәртәләр

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Нинди видеоларны куярга ярамавы турында тагын бер кат искәртәбез:

- пилотсыз очкычларның урынны теләсә нинди ориентир буенча (йортлар, заводлар һ. б.) аерып була торган очыш кадрлары;

- ПВО эшли башлау кадрлары - бу аларның урнашу урыннарын ачып сала;

- мөмкин булган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә булган җимереклекләр кадрлары.

Мондый материалларны бастырып, сез дошманга ярдәм итәсез һәм оператив хезмәтләр эшенә комачаулык тудырасыз. Әгәр дә күктә БПЛА күрсәгез, беренче чиратта, бу хакта 112 номерына хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International