Азнакай суд районы буенча 3 нче участогы җәмәгать судьясы ярдәмчесе Резеда Мөфәхарованың һөнәри юбилее Татарстанда җәмәгать юстициясе юбилеена туры килде. Быел җәмәгать судьялары институтына 25 ел! “Дәүләткә хезмәт итү - зур җаваплылык һәм җитди хезмәт ул. Әмма коллективта рәхәт атмосфера булганда бу алай ук сизелми”, - ди Резеда Мөфәхарова.
Җәмәгать судьялары институты нульдән барлыкка килде. 2000 елда республикада җәмәгать судьяларының 168 суд участогы төзелде. Бүген аларның саны 190га җитте. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары белән “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы расланды, аның кысаларында биналарны матди-техник тәэмин итү дә, капиталь ремонтлау да каралган. “Судларга мөрәҗәгать итүче гражданнар нинди дә булса уңайсызлыклар кичерергә тиеш түгел”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе һәм аның үсеше, шулай ук күп еллар дәвамында үз һөнәренә тугры булган Резеда Мөфәхарованың һөнәри юлы турында тулырак мәгълүмат ЮВТ-24 телесюжетында.