Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хубэй провинциясенең (Кытай) Халык сәяси консультатив советы рәисе Сунь Вэй белән очрашу уздырды. Очрашу “Казан Экспо” да “РОСТКИ” III Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кысаларында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Хубэй провинциясе арасында хезмәттәшлек потенциалы зур булуын билгеләп үтте. Бүген республика Кытайның 8 төбәге белән хөкүмәтара килешүләр имзалады. Кичә Казан һәм Ухань хезмәттәшлек ниятләре турындагы меморандумга кул куйдылар.
Хубэй Кытайның үзәк өлешенең көнчыгыш регионы. Халкы 58,3 млн кешедән артып китә. Башкаласы һәм иң зур шәһәре - Ухань. Сәнәгать өлкәсендә тау-руда, металлургия, машина төзелеше, химия, нефть химиясе, автомобиль, фармацевтика тармаклары алга киткән. Шулай ук Хубэйда төзелеш материаллары, электроника, табигый ефәк, югары технологияләр һәм биоинженерия продукциясе җитештерелә.