Мирасны тапшыруның кайсы юлы ышанычлырак? Юристлар казанлы-ларны борчыган сорауларга җавап бирделәр

2025 елның 22 августы, җомга

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү  көне узды. Консультацияләрне Татарстан Дәүләт юридик бюросы юристлары, адвокатлар, нотариуслар, профильле ведомстволар һәм күзәтчелек органнары вәкилләре үткәрде.

Казанлылар еш кына пенсия билгеләү һәм рәсмиләштерү, җир кишәрлекләре, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү, милек бүлү һәм алимент мәсьәләләре белән бәйле темаларны күтәрделәр.

Актуаль темаларның берсе мирас хокукы булды. Адвокат Гүзәл Солтановага мирас милеген туганнарына тапшыру турындагы сорау белән өлкән яшьтәге бер ханым мөрәҗәгать иткән.

Әгәр бүләк итеп бирү килешүен рәсмиләштерсәң, бүләк итүче исән чагында милек хокукын югалта, һәм бүләкне алучы милекче була. Бу очракта билгеле бер куркыныч бар, - дип кисәтте Гүзәл Солтанова. - Бүләк итү предметы фатир яки йорт икән, бигрәк тә куркыныч. Гаилә эчендә мөнәсәбәтләр бозылган очракта,  фатирны яки йортны бүләк итеп биргән кешене теркәү исәбеннән төшереп, торак урыннан куып чыгару очраклары да бар. Үз торагыңны суд аша кире кайтару бик кыен булачак”.

Адвокат сүзләренчә, васыять итүнең дә үз нечкәлекләре бар: аны теләсә кайсы вакытта күчереп язарга мөмкин, әмма бу да кирәкмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Хәзер кырыгалдарлык белән бәйле очраклар да җитәрлек, өлкәннәрнең башын бутап, васыятьне чит затлар файдасына да яздырталар.

Гүзәл Равил кызы фикеренчә, еш кына хуҗаны гомере азагына  кадәр тәрбияләү килешүе оптималь карар була - ул вакытта милекне алучы хуҗа турында кайгыртырга тиеш була, әгәр шартлар үтәлмәсә, килешүне өзәргә мөмкин”.

“Бу очракта гражданин үз фатирын милеккә тапшыра, ә яңа милекче аны тәрбияләп торырга йөкләмә ала. Шартнамәдә конкрет йөкләмәләр языла: мәсәлән, ай саен билгеле бер сумманы түләү, дарулар, азык-төлек сатып алу һәм башкалар. Әгәр шартлар үтәлмәсә, элеккеге милекче килешүне өзүне таләп итеп судка мөрәҗәгать итә ала”, - дип ассызыклады Гүзәл Солтанова.

Кабул итү барышында 25 кеше 29 төрле сорау буенча түләүсез хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чарада катнашучыларның барысына да уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International