Татарстан Юстиция министрлыгында махсус хәрби операция ветераннары-на ярдәм итү турындагы закон проектын хупладылар

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының экспертлар советы әгъзалары “Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 статьясына үзгәреш кертү турында” закон проектын карадылар һәм хупладылар. Закон проекты муниципаль идарә системасында ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның потенциалын нәтиҗәлерәк файдалануга юнәлдерелгән.

Төп үзгәреш авыл җирлекләрендә вазыйфаларны биләү өчен белем дәрәҗәсенә карата квалификация таләпләрен киметүгә, шулай ук муниципаль хезмәт яки белгечлек буенча эш стажына карата таләпләрне уңайлаштыруга кагыла.

Закон чыгару инициативасы республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән старт алган “Батырлар. Герои Татарстана” кадрлар программасы белән тыгыз бәйләнгән. Исегезгә төшерәбез, финал сайлап алу нәтиҗәләре буенча махсус хәрби операциядә катнашучы 45 кешегә дәүләт һәм муниципаль идарәдә карьера төзү мөмкинлеге бирелде. Шул ук вакытта аларның 11е югары белемгә ия түгел.

“Безнең бурыч - хәрбиләрнең, махсус хәрби операция ветераннарының гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтү. Моны сез барыннан да яхшырак аңлыйсыз. Шуңа күрә безнең командада тиешле тәҗрибәле кешеләр булу бик мөһим. Без сезнең белән горурланабыз!”,- дип билгеләп үтте Рөстәм Нургали улы.

Хәзерге вакытта муниципаль хезмәтнең аерым вазыйфаларын биләү өчен бары тик югары белем булу һәм муниципаль хезмәтнең яки белгечлек буенча эшнең билгеле бер стажы таләп ителә. Яңа закон проекты нигезендә, югары вазыйфалар өчен кимендә бер ел муниципаль хезмәт стажы яки белгечлек буенча кимендә ике ел эш стажы булу, ә төп вазыйфалар өчен - кимендә бер ел муниципаль хезмәт стажы яки белгечлек буенча кимендә бер ел эш стажы булу җитәчәк. Моннан тыш, авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарындагы вазыйфаларга кандидатларга урта һөнәри белем булу рөхсәт ителә. Бу махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм башка кызыксынучыларны эшкә урнаштыру мөмкинлекләрен сизелерлек арттыра.

“Әлеге закон проектын кабул итү махсус хәрби операциядә катнашучыларга үзләрен яңа өлкәдә сынап карарга ярдәм итү белән бергә, гомумән алганда, кадрларны җирлек дәрәҗәсенә җәлеп итәчәк, хәзер анда квалификацияле белгечләргә кытлык күзәтелә”, - ди Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Закон проекты алга таба Татарстан Дәүләт Советына карауга җибәрү өчен ТР Министрлар Кабинетына кертүгә әзерләнә.

Утырышта шулай ук “Батырлар. Герои Татарстана” республика программасына сайлап алынган җиңүче Рөстәм Нигъмәтҗанов та катнашты. Ул Министрлыкка беркетелгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International