Казан шәһәренең Административ комиссиясе мәйданчыгында Татарстан Республикасының Югары Ослан, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч һәм Чирмешән муниципаль районнары административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировка үтте.
Казан шәһәренең Административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгының беренче урынбасары Вил Латыйпов хокук бозуларны ачыклау һәм административ эш кузгату үзенчәлекләре турында сөйләсә, Казан шәһәренең административ комиссиясе рәисе Артем Горицкий административ эшләрне карау процедурасы һәм җәза билгеләү турында чыгарылган карарларны алга таба суд приставлары хезмәтенә җибәрү турында сөйләде. Приставлар белән үзара хезмәттәшлек итү тәртибе белән Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең башкарма эшне оештыру бүлеге өлкән инспекторы Әлфия Бальчугова таныштырды. Казан шәһәренең административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе хезмәткәрләре шулай ук приставлар белән үзара хезмәттәшлек итү һәм түләтүгә өметсез штрафларны гамәлдән чыгару тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Стажерлар Казан шәһәренең административ комиссиясе эшен исәпкә алу, эш материалларын рәсмиләштерү һәм формалаштыру белән таныштылар. “Түгәрәк өстәл” режимында стажерларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының тапшырылган дәүләт вәкаләтләре турындагы законнарның үтәлеше буенча хисап бирү тәртибен аңлаттылар.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, стажировканы япканда, чараның муниципаль комиссияләрнең эшкә яңа керешкән җаваплы секретарьлары өчен әһәмиятен һәм эшләрне караганда административ законнарны үтәү зарурлыгын билгеләп үтте.