Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә авыл җирлекләре башлыкларын укыту мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды

2025 елның 29 августы, җомга

Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов рәислегендә түгәрәк өстәл узды. Бу эшнең максаты Татарстан Республикасы муниципаль районнарының яңа сайланган авыл җирлекләре башлыклары өчен җирле үзидарә органнары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр буенча белем бирү программаларын үткәрүнең нәтиҗәле ысулларын эшләү.

Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты.

Чара кысаларында авыл җирлекләре башлыклары өчен “Авыл территорияләре белән нәтиҗәле идарә итүне үстерүнең инновацион стратегияләре: комплекслы якын килү” темасына квалификация күтәрү программасы каралды. Аны гамәлгә ашыру 2025 елның IV кварталында планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре ел саен җирлек башлыкларын укыту эшендә авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшенә бәйле законнардагы яңалыкларны ача торган темалар белән катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International