Кичә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга районына эш сәфәре кылды, анда ул федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Аны республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин озатып йөрде.
Программа кысаларында делегация, Алабуганың тарихи өлешенә аерым игътибар биреп, берничә төп объектта булды. Маршрутның мөһим пунктларының берсе - Хәтер мәйданындагы яңартылган мемориаль комплекс. Рәис Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды һәм бүгенге көндә ирекле халык дружинасы эшендә катнашып, җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә зур өлеш кертүчеләр - махсус хәрби операция ветераннары белән очрашты.
Комплекс Хәтер мәйданында урнашкан. Бу урында беренче мемориал 1970 елда ук ачылган. Бөек Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан мәйдан төзекләндерелгән. Мемориал 1995 елның 9 маенда ачылган.