Алабуганың 8 нче урта мәктәбенә Россия Герое Станислав Большаков исеме бирелде

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Алабуганың 8 нче урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды, аның барышында уку йортына Россия Герое Станислав Владимирович Большаков исемен бирү турында рәсми рәвештә игълан ителде. Чара Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашында узды.

Тантаналы линейка барышында республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әлеге вакыйганың аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. Министр сүзләренчә, геройның тормышы - Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге. Үзенең 20 еллык хәрби карьерасында Станислав Владимирович Россиянең өч хәрби миссиясендә: Кырымны кайтару буенча тарихи операциядә, Сирия җирендә халыкара террорчылыкка каршы көрәштә һәм Донбассның тыныч халкын яклауда катнаша.

Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның: “Хәзерге катлаулы чорда яшьләрнең үз геройларын - һич икеләнмичә Ватанны сакларга киткән, хәрби бурычын батырларча үтәгән кешеләрне белүләре аеруча мөһим. Геройларыбызның якты истәлеген саклау, киләсе буыннарга намус, абруй һәм Ватанга тугры хезмәт итү идеалларын тапшыру безнең изге бурычыбыз, - дигән сүзләрен китерде.

 Мәктәпкә Станислав Большаков исемен бирү Россия Герое истәлеген мәңгеләштерү генә түгел, ә татарстанлыларның күп буыннары өчен батырлык һәм патриотизм символы да булачак, дип өстәде министр.

Чарада Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Белем көнен бәйрәм итүгә багышланган мөрәҗәгатен укыды. Анда әлеге бәйрәмнең әһәмияте һәм Татарстанның мәгариф өлкәсендәге казанышлары турында әйтелгән иде. Рәис билгеләп үткәнчә, яңа уку елында 50 меңгә якын беренче сыйныф укучысы мәктәп ишекләрен беренче тапкыр ачачак, ә республика заманча мәгариф учреждениеләрен актив төзүне һәм укытуның инновацион методикаларын кертүне дәвам итәчәк.

Чара азагында министр педагоглар коллективын, ата-аналарны һәм укучыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады һәм Россия Герое хөрмәтенә аталган мәктәпнең исеменә тап төшермичә, яхшы  укуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International