Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләрен планлы аттестацияләү узды. Бәяләү нәтиҗәләре буенча Министрлык аппаратының алты хезмәткәре үз вазифаларына туры килүләрен расладылар.
Аттестация процедурасын “белгечләр” категориясендәге өч хезмәткәр һәм “җитәкчеләр” категориясендәге өч хезмәткәр узды. Комиссия әгъзалары аттестация узучыларның һөнәри эшчәнлеген комплекслы бәяләделәр, вазыйфаи бурычлары буенча сораулар бирделәр һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турындагы законнарны белүләрен тикшерделәр.
“Аттестация - дәүләт хезмәткәрләренең профессиональлеген бәяләүнең мөһим коралы. Бүген минем барлык коллегаларым югары дәрәҗәдәге компетенция һәм законнар базасын тирәнтен белүләрен күрсәттеләр. Шәхсән минем өчен, кадрлар хезмәте җитәкчесе буларак, бу аеруча җаваплы момент булды, чөнки мин процессны башкалар өчен оештырып кына калмадым, бәяләүне үзем дә уздым. Мондый формат безгә үз эшебездә даими камилләшергә мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәр дәүләт граждан хезмәткәрен аттестацияләү “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы нигезендә өч елга бер тапкыр үткәрелә.
Хезмәттәшләребезне чираттагы аттестацияне уңышлы узулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә республика мәнфәгатьләренә хезмәт итүдә һөнәри уңышлар телибез!