Иң “халыкчан” юстициягә 25 ел: Дәүләт Советында Татарстан җәмәгать судьялары институтының тарихы һәм үсеше турында фикер алыштылар

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясенең 25 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештырган чарада Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов, шулай ук гамәлдәге җәмәгать судьялары, шул исәптән институтны оештыруда катнашучылар бар иде. Түгәрәк өстәл утырышын Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алып барды.

Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. Республикабызда чирек гасыр элек торгызылган җәмәгать судьялары институты гражданнарның суд яклавына Конституциядә язылган хокукын тәэмин итү буенча дәүләт структурасының мөһим звеносына әверелде, - диелгән Рөстәм Нургали улының сәламләвендә. - Аның аякка басуы һәм үсеше - Федераль суд реформасын уңышлы гамәлгә ашыруның ачык мисалы. Сезгә намуслы хезмәтегез һәм суд системасын үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәтлемен. Эшчәнлегегез киләчәктә дә гаделлек һәм закон өстенлеге тантанасына хезмәт итсен”. Рәис җәмәгать юстициясе башлангычында торган ветераннарга аерым рәхмәт белдергән.

Татарстанда җәмәгать юстициясе институтын торгызу, үстерү һәм камилләштерү турындагы җентекле доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, 25 ел эчендә җәмәгать юстициясе системасына җитди капитал салынган. Суд участокларының матди-техник базасы яхшырды. Аларның саны да артты: 2000 елда 168 булса, 2025 елда - 190. Хакимият органнарының халык белән үзара хезмәттәшлеге өчен цифрлы карарлардан файдалану бүгенге тормышның аерылгысыз элементларыннан берсе. Министр сүзләренчә, җәмәгать судьяларын да бу яңалык читләп узмаган.

Бүген кирәкле суд участогын яшәү адресы буенча җәмәгать судьялары сайтында эзләп табарга, судьяга кабул ителүгә республика дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга, повесткаларны СМС аша алырга, ә документларны Бердәм дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында алырга мөмкин, - дип билгеләп үтте Рөстәм Заһидуллин. Цифрлаштыру өлкәсендәге төп проектларның берсе җәмәгать судьяларына документларны электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеге булды. Бу гражданнар өчен бик уңайлы, суд белән өйдән торып хезмәттәшлек итәргә була”.

Министр искәрткәнчә, республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның 2022 елны республикада цифрлаштыру елы дип игълан итүе электрон гадел хөкемне гамәлгә кертү өчен мөһим этәргеч булды. Рөстәм Илдус улы ел саен кулланучылар саны арта баруын ассызыклады. 2023 елда электрон рәвештә 90 мең документ җибәрелгән булса, 2024 елда - 142 меңнән артык.

Соңгы елларда җәмәгать судьяларының электрон документлар әйләнеше сизелерлек киңәйтелде: суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлек җайга салынды - 2024 елда 177 меңнән артык документ электрон рәвештә тапшырылды, бу 2023 ел күрсәткечләреннән 83% ка күбрәк. 2025 елда Федераль салым хезмәте, Росреестр һәм Эчке эшләр министрлыгы белән электрон багланышлар булдырылды, бу ел саен 50 меңгә якын эшне цифрлы алмашуны тәэмин итәчәк.

Чыгышын тәмамлап, министр “цифрлаштыру гадел хөкемне уңайлырак итә, әмма системаның кыйммәтен кешеләр тудыра. Җәмәгать юстициясенең нәтиҗәлелеге эшләрне вакытында һәм сыйфатлы карау белән раслана, бу гражданнарның хокукларын яклауны һәм хокук тәртибен саклауны тәэмин итә” дип ассызыклады.

25 ел эчендә Татарстанның җәмәгать юстициясе конфликтларны җайга салу һәм гаделлекне торгызуның ышанычлы системасы буларак формалашты. Министр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка суд участоклары шартларын яхшыртуда ярдәм иткәне өчен, суд системасы ветераннарына - бу эшкә нигез салганнары өчен, ә җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә - бөтен системаның өзлексез эшләвен тәэмин иткән рәхмәт белдерде.

Түгәрәк өстәл бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, аның барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Җәмәгать юстициясе институтының 30 хезмәткәре бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International