Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы гражданнарны дәүләт хезмәтләре порталына бәйле мошенниклык гамәлләренең яңа дулкыны турында кисәтә. Соңгы атналарда “Госуслуги” порталыннан рәсми хәбәрнамәләрне имитацияләгән фишинг хатлары саны шактый артты.
Җинаятьчеләр кулланучыга аның аккаунтына шикле IP-адрестан керү теркәлгәнлеге турында электрон хәбәрләр тарата. Хатларда дата, вакыт, браузер һәм керү урыны кебек техник мәгълүматлар җентекләп күрсәтелә. Кешене ышандыру өчен мошенниклар “Госуслуги” порталының фирма стиле элементларын кулланалар.
Хатның аскы өлешендә “ярдәм хезмәте” дип аталган контакт номеры урнаштырыла, әгәр керүче аккаунт хуҗасы үзе булмаган очракта, шалтыратырга тәкъдим ителә. Күрсәтелгән номерга шалтыратканда мошенниклар шәхси мәгълүматларны, шулай ук СМС-хәбәрләрдән кодлар соратып ала, бу аларга кулланучының реаль аккаунтына рөхсәтсез керү мөмкинлеге бирә.
“Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый хатлар еш кына “Госуслуги”л порталына бәйләнмәгән электрон адресларга килә яки башка кешегә адресланган булырга мөмкин. Бу кешеләр игътибар итәргә тиешле беренче билгеләр”, - дип аңлата Министрлыкның хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәп баручы белгече Ринат Фазлыев.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы катгый рәвештә кисәтә:
- шикле хатлардан сылтамалар буенча күчмәскә;
- мондый хатларда күрсәтелгән телефон номерларына шалтыратмаска;
- аккаунтка керүне бары тик рәсми сайт яки “Госуслуги” кушымтасы аша гына тикшерергә.