Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2025 елның 1 октябреннән 30 октябренә кадәр норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Конкурста катнашуга гаризалар форма буенча кабул ителә.
Гаризага өстәп бирелә:
- физик затны норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруга вәкаләтле бәйсез эксперт сыйфатында аккредитацияләү турында таныклык (хәбәрнамә) күчермәсе;
- 2023 елның 1 сентябреннән 2024 елның 31 августына кадәрге чорда ачыкланган коррупциоген факторларны һәм аларны бетерү ысулларын күрсәтеп, бәяләмәләрнең Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2011 елның 21 октябрендәге 363 номерлы боерыгы белән расланган форма буенча күчермәләре. Әгәр бәяләмәдә коррупциоген факторга, шулай ук аны бетерү ысулына күрсәтмә булмаса, мондый бәяләмә карауга кабул ителми;
- Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының, дәүләт органнарының, Татарстан Республикасындагы муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарының һәм аларның вазыйфаи затларының бәяләмәләрне карау нәтиҗәләре буенча дәлилләнгән җавапларының күчермәләре (алар булганда);
- салым түләүченең (җыем түләүче, иминият кертемнәрен түләүче, салым агенты) салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү бурычларын үтәве турында Федераль салым хезмәте раслаган формадагы белешмә.
Документлар Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 4 кат, 404 каб. адресы буенча кабул ителә.
Дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга 9:00 дән 16:45 кә кадәр, төшке аш вакыты - 13:00 дән 13:45 кә кадәр.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 222-60-37.
Җиңүчеләрне конкурс комиссиясе 2024 елның 1 ноябреннән 20 ноябренә кадәр ачыклый. Конкурс йомгаклары конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсенә имза салынган көннән алып өч эш көне эчендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырыла.