Татарстанда 2025 елның 8 аенда электрон рәвештә 134 меңнән артык башкарма документ җибәрелгән

2025 елның 12 сентябре, җомга

2025 елның 8 ае эчендә суд приставларына электрон рәвештә 134 меңнән артык башкарма документ җибәрелгән. Бу хакта юстиция министры урынбасары Марат Низамиев Югары судта Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы барышында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары буенча республикада “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары эшчәнлеген тәэмин итүгә бәйле мөһим бурычларны комплекслы хәл итүгә юнәлдерелгән.

Министр урынбасары сүзләренчә, төп юнәлешләр шулай ук суд процессын тизләтүне һәм республика халкы өчен юридик хезмәтләр алуны сизелерлек гадиләштерүне үз эченә ала. Ул билгеләп үткәнчә, республика җәмәгать судьялары аппаратлары һәм Суд приставлары федераль хезмәте арасында электрон багланышлар процессы, башкарма документларны җибәрү процедурасын уңайлырак һәм куркынычсызрак итеп, актив үсә.

“Башкарма документлар җәмәгать судьяларының суд участокларыннан турыдан-туры суд приставлары хезмәтенә тапшырыла ала. Моның өчен гражданнарга тиешле үтенеч белән бергә гариза бирү дә җитә”, - дип өстәде Марат Фәрит улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International