Юстиция министрлыгында Татарстанда хәрби хәрәкәтләр ветеранна-рын эшкә урнаштыру турындагы закон проектын хупладылар

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме әгъзалары эш урыннарын квоталау турындагы законнарга үзгәрешләр кертү турында Татарстан Республикасы законы проектын карадылар һәм хупладылар. Закон проекты хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларны социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар исемлегенә кертүне күздә тота, алар өчен аерым эш төрләре резервланачак.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр югары социаль әһәмияткә ия һәм Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәүчеләрне эшкә урнаштыруның өстәмә гарантияләрен тәэмин итүгә юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтелде утырыш барышында.

Закон проектын эшләүчеләр сүзләренә караганда, “Инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм эшләрнең аерым төрләрен резервлау турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 3 пунктына үзгәрешләр кертү ветераннарны социаль адаптацияләү һәм аларның һөнәри реализаөияләре өчен нәтиҗәле механизм булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклап тора: “Без аларның тыныч тормышка кайтулары өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш. Бу эшләрнең тулы бер комплексын хәл итүне таләп итәчәк, барыннан да элек махсус хәрби операция ветераннарын социализацияләү һәм реабилитацияләү, аларны эшкә урнаштыру һәм кичекмәстән барлык ярдәм чараларын күрсәтү.

Закон проекты кабул ителгәннән соң хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен билгеле бер эш төрләре һәм һөнәрләр резервланачак, бу аларны эшкә урнаштыру мөмкинлекләрен арттырачак, дип көтелә.

Алга таба закон проекты Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советына карауга җибәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International