Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе сайлауларында җиңде - ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайлау нәтиҗәләрен раслады

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов өчен 88,09 % сайлаучы тавыш бирде.

Татарстан Республикасы башлыгын (Рәисен) сайлауларны узган һәм дөрес дип танырга. Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына Рөстәм Миңнеханов сайланган дип санарга, -  диде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев.

КПРФтан кандидат Хафиз Миргалимов 4,97 % тавыш җыйды, социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясеннән кандидат Виталий Смирнов - 1,90 %, ә ЛДПРдан кандидат Руслан Йосыпов 4,20 % тавыш җыйды.

Сайлауда барлыгы 2,2 млн кеше яисә республика сайлаучыларының 75,85% ы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International