«Йөкләрне турыдан-туры катнаш ташу һәм һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2024 елның 8 августындагы 288-ФЗ номерлы Федераль закон, анда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу шартнамәсе төзелү бердәм транспорт документын раслаячак дип карала. Аның формасын һәм рәсмиләштерү тәртибен Транспорт министрлыгы әзерләгән. Боерык реквизитларын сез слайдта күрә аласыз (Россия Транспорт министрлыгының “Бердәм транспорт документының кәгазьдәге формасын, аны кәгазьдә рәсмиләштерү яки электрон бердәм транспорт документы рәвешендә формалаштыру тәртибен раслау турында” 2025 елның 11 июнендәге 187 номерлы боерыгы). Ул шулай ук бу елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
«Су объектларында кешеләрнең иминлеге турында» 2025 елның 3 февралендәге 4-ФЗ номерлы Федераль закон, анда “су объектларында кешеләрнең иминлеге”, “су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү системасы” һәм “су объектларында кешеләр иминлегенең мәҗбүри таләпләре” төшенчәләре кертелә.
Күрсәтелгән Федераль закон һәм җирле үзидарәне оештыруның гомуми принципларын билгели торган федераль закон нигезендә су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы гавами хакимият органнарының, шул исәптән җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре билгеләнде.
«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 268 статьясына үзгәреш кертү турында» 2025 елның 7 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль законда җәйге каникул чорында ял көннәрендә һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары юлламасы белән яисә дәүләт ярдәменнән файдаланучы яшьләр һәм балалар берләшмәләре реестрына кертелгән студент отрядлары составында 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге затларны эшкә җәлеп итү мөмкинлеге каралган.
Моның өчен хезмәткәрнең яисә аның ата-анасының (попечительнең) берсенең яисә опека һәм попечительлек органының язма ризалыгын алырга кирәк.
«Россия Федерациясе Торак кодексына һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законның 19 һәм 24 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2025 елның 7 июнендәге 125-ФЗ номерлы Федераль закон. Анда муниципалитетларның күпфатирлы йорттагы урын милекчесенә торак урынныторак булмаган урынга күчерү яки киресенчә торак булмаган урынны торак урынга күчергәндә, яки бинаны яңадан планлаштырганда һәм (яки) кабат эшләгәндә дәүләт кадастр исәбенә алуны һәм (яисә) дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыруны раслый торган өземтә җибәрү бурычы билгеләнә.
«Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2025 елның 7 июнендәге 144-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә эш бирүчеләргә дисциплинар түләтүләргә дучар ителгән хезмәткәрләргә премияләр күләмен киметү хокукы бирелгән.
Премияләү системасын билгели торган локаль норматив актта эш бирүче, беренчел профсоюз оешмасының сайланулы органы фикерен исәпкә алып, хезмәткәргә премия күләмен киметү аңа карата дисциплинар түләтү кулланылган чор өчен исәпләнә торган премияләргә карата гына гамәлгә ашырыла дигән шартны карарга хокуклы.
Премиянең мондый кимүе айлык хезмәт хакы күләменең 20% тан артыгракка кимүенә китерергә тиеш түгел.
«Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шйгыльләнүләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 2025 елның 31 июлендәге 353-ФЗ номерлы Федераль закон белән үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүнең аерым мәсьәләләре җайга салынды. Аерым алганда, бакча җир кишәрлеге яисә яшелчә җир кишәрлеге милекчесе аны бу кишәрлектә урнашкан торак йорттан, бакча йортыннан, хуҗалык корылмаларыннан һәм (яисә) гараждан аерып алырга хокуклы түгел дип билгеләнгән.
Төзәтмәләр шулай ук торак йортны, бакча йортын, хуҗалык корылмасын, гаражны бүлүне тыя.
«Хуҗалык корылмалары» төшенчәсе дә ныгытылган: сарайлар, мунчалар, теплицалар, лапаслар, базлар, баз, җәйге кухнялар, коелар шуңа керә. Торак һәм бакча йортларының бер өлеше булган баз һәм башка корылмалар хуҗалык корылмаларына керми. Әлеге норма, дача кишәрлекләреннән бакчачылыктан тыш теләсә нинди коммерция эшчәнлеге өчен файдалануны булдырмау максатларында махсус кертелә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Торак пунктлар җирләре составындагы җир кишәрлекләреннән, бакча җир кишәрлекләреннән һәм яшелчә җир кишәрлекләреннән файдаланмау билгеләрен билгеләү турында» 2025 елның 31 маендагы 826 номерлы карары белән 2025 елның 1 сентябреннән торак пунктлар җирләре составындагы җир кишәрлекләреннән, бакча җир кишәрлекләреннән һәм яшелчә җир кишәрлекләреннән файдаланмау билгеләре билгеләнә.
Биредә сүз үзләштерү һәм файдалану өчен Россия Федерациясе Җир кодексының 851 статьясы нигезендә торак пунктлар җирләре составыннан бирелгән җир кишәрлекләре турында бара.
Мондый билгеләр исемлегендә җир кишәрлеге мәйданының 50 проценттан артыграгы аннан файдалануга бәйле булмаган предметлар белән чүпләнү; индивидуаль торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлегендә 7 ел һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында индивидуаль торак йортның булмавы; җир кишәрлегендә түбәсе төзек булмаган, тәрәзәләре булмаган яисә тәрәзә пыялалары куелмаган биналарның, корылмаларның булуы.