Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы барышында, дәүләт һәм муниципаль органнарның рәсми сайтларын коррупциягә каршы законнар таләпләренә туры килүгә мониторинг нәтиҗәләрен дә кертеп, биш төп мәсьәлә каралды.
Утырышта катнашучылар 2025 елның беренче яртыеллыгында республика башкарма хакимият органнарының һәм Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарының рәсми интернет-ресурсларын мониторинглау йомгакларына аерым игътибар бирделәр.
“Үткәрелгән мониторинг дәүләт һәм муниципаль органнарның коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә мәгълүмати ачыклыгында кайбер системалы кимчелекләрне ачыклады. Иң киң таралган проблема булып даими актуальләштерүне таләп итә торган бүлекләрдә мәгълүматны вакытында яңартмау тора”, - дип билгеләп үтте түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Ярослав Швец.
Мониторинг мәгълүматларына караганда, иң еш очрый торган хокук бозулар арасында коррупция юнәлешендәге мөрәҗәгатьләрне, коррупциягә каршы программаларның үтәлеше турындагы мәгълүматларны, хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча профильле комиссияләр утырышлары турындагы материалларны вакытында урнаштырмау теркәлгән.
“Шуны аңлау мөһим, коррупциягә каршы юнәлештәге мәгълүматны яңартуда ачыклык һәм оперативлык кирәклеге формаль таләп кенә түгел, ә нәтиҗәле иҗтимагый контроль һәм гражданнарның хакимият органнарына ышанычын арттыру өчен кирәкле шарт”, -дип ассызыклады ул.
Утырышта шулай ук күп кенә хакимият органнарының норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләрен, коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру чаралары турындагы мәгълүматны һәм үткәрелгән сораштырулар нәтиҗәләрен үз вакытында бастырып чыгармаулары билгеләп үтелде.
“Бу елның икенче кварталында ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан шактый методик эш башкарылды. Без коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча рәсми сайтларның бүлекләрен урнаштыру һәм тутыру буенча тәкъдимнәрне актуальләштердек һәм аларны республиканың барлык башкарма хакимият органнарына һәм җирле үзидарә органнарына җибәрдек”, - дип белдерде Ярослав Геннадиевич.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Иҗтимагый совет рәсми сайтларның коррупциягә каршы бүлекләрен вакытында яңартуны контрольдә тотуны көчәйтергә һәм җаваплы хезмәткәрләр өчен өстәмә өйрәтү чаралары уздырырга киңәш итте.
Иҗтимагый совет эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны Министрлыкның рәсми сайтында “Министрлык турында” бүлегенең “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет” бүлекчәсендә табарга була.