“Хезмәт кешесе” илкүләм премиясенең республика этабы йомгаклары

2025 елның 19 сентябре, җомга

Конкурс инженер һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә, намуслы һәм фидакарь хезмәтне популярлаштыруга, яшьләрне һөнәри үсешкә стимуллаштыруга, шулай ук остазлыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Катнашучыларның гаризалары “Технологик лидер”, “Иң яхшы остаз”, “Яшь белгеч”, “Гаилә хезмәт династияләре”, “Ветераннар советы” һәм “Хезмәт патриотик тәрбиясе” дип аталган алты номинациядә бәяләнде.

Республика этабына барлык юнәлешләр буенча барлыгы 158 гариза алынган. Оештыру комитеты тарафыннан һәр категориядә өчәр җиңүче билгеләнде.

Технологик лидер категориясендә:

 

Бакиров Рәшит Равил улы - В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ҖАҖнең “Татнефть-Добыча” уртак предприятиесенең нефть һәм газ чыгару департаменты нефть әзерләү һәм тапшыру идарәсенең нефть кабул итү-тапшыру үзәге җитәкчесе (Нурлат муниципаль районы); 

 

Мартемьянов Виталий Иванович - “КАМАЗ” кою заводы ААҖның баш технологы (Чаллы шәһәре);

 

Соколов Олег Герман улы - “Кама” фәнни-техник үзәге” ҖЧҖнең шиннарны сынау һәм омологацияләү бүлеге башлыгы (Түбән Кама шәһәре).

 

Иң яхшы остаз категориясендә:

Басараб Светлана Сергеевна - “Адымнар-Алабуга” полилингваль белем бирү комплексы” муниципаль автоном белем бирү учреждениесе директоры урынбасары (Алабуга шәһәре);

Волкова Мария Федоровна - “КАМАЗ” ГАҖнең 4 разрядлы кулдан формалау стерженщигы (Чаллы ш.);

Хәйретдинова Эльвира Изгар кызы - «Сетевая компания” АҖ Түбән Кама электр челтәрләре филиалының персонал белән идарә итү бүлеге башлыгы (Түбән Кама шәһәре).

Яшь белгеч категориясендә:

Авдеева Дарья Валерьевна - Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының “Трехозерка урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең инглиз теле укытучысы;

Галимов Руслан Алмаз улы - “Казан вертолет заводы” АҖ инженер-технологы;

Миңнебаев Айдар Сәмигулла улы - “НПО ТН-Биотех” ҖЧҖ проектлар төркеме җитәкчесе (Әлмәт шәһәре).

Гаилә хезмәт династияләре категориясендә:

Звездина Анастасия Яковлевна – “111 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры (Казан шәһәре);

Зефиров Руслан Андреевич - “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе” ДАССУның медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары (Казан шәһәре);

Никитина Анна Алексеевна - “Татшина” ҖЧҖ архивы мөдире (Түбән Кама ш.).

Ветераннар советы категориясендә:

Баһаутдинов Альберт Шамил улы - Татарстан Республикасы спорт министрлыгының “Спорт әзерлеге үзәге” дәүләт автоном учреждениесе директоры, Татарстан Республикасы Спорт ветераннары берлеге президиумы рәисе;

Василюк Оксана Петровна – “Туполев” АҖ филиалы - С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводының әйдәп баручы белгече, Ветераннар советы вәкиле;

Шаронов Эдуард Павлович – “Сетевая компания” - “Чаллы электр челтәрләре” АҖ филиалы директоры (Чаллы шәһәре), Ветераннар советы рәисе.

Хезмәттә патриотик тәрбиякатегориясендә:

Васильева Ирина Витальевна - Алабуга муниципаль районының «РФ Герое А.Н. Епанешников исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең тарих укытучысы, “Отваги” мәктәп яны музее җитәкчесе;

Җәләлова Гүзәлия Әхмәт кызы - “Казан дәүләт казна дары заводы” ФКПның “Заречье” сугышчан һәм хезмәт даны музее мөдире (Казан шәһәре);

Юдин Дмитрий Владимирович - “Сетевая компания” - “Чистай электр челтәрләре” АҖ филиалы подстанцияләр хезмәте башлыгы урынбасары (Чистай муниципаль районы), “Выстрел” хәрби-патриотик эзләү отряды җитәкчесе.

Премиянең финал этабында катнашу өчен түбәндәге җиңүчеләр номинацияләнгән:

Басараб Светлана Сергеевна - “Адымнар-Алабуга” полилингваль белем бирү комплексы” муниципаль автоном белем бирү учреждениесе директоры урынбасары (Алабуга шәһәре), “Иң яхшы остаз” категориясе;

Волкова Мария Федоровна - “КАМАЗ” ГАҖнең 4 разрядлы кулдан формалау стерженщигы (Чаллы ш.), “Иң яхшы остаз” категориясе;

Миңнебаев Айдар Сәмигулла улы - “НПО ТН-Биотех” ҖЧҖ проектлар төркеме җитәкчесе (Әлмәт шәһәре), “Яшь белгеч” категориясе.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International