Сарманда Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясенең 25 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. ТР Юстиция министрлыгы вәкилләре Сарман районы башлыгы һәм район суды рәисе белән бергә районның җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Чара барышында билгеләп үтелгәнчә, республикада җәмәгать юстициясе институты өчен чирек гасыр ул бик әһәмиятле чик. Бу еллар эчендә җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты суд системасының ышанычлы таянычына әверелде, алар Татарстан халкына гадел хөкем эшләрен башкару мөмкинлеген һәм оперативлыгын тәэмин итте. Статистика эшнең интенсивлыгын күрсәтә: бу елның беренче алты аенда беренче суд участогында 977 эш һәм материал, икенчесендә -1276 эш һәм материал каралган.
25 ел эчендә республиканың җәмәгать юстициясе системасына шактый ресурслар салынды. Җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары эшчәнлеген тәэмин итүгә бәйле төп бурычларны комплекслы һәм системалы хәл итү, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Программа суд участоклары биналарын матди-техник тәэмин итүне һәм капиталь ремонтлауны күздә тота. Аерым алганда, 2026 елда Сарман районы җәмәгать судьяларының суд участоклары урнашкан бинага капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Бу хезмәткәрләрнең эш шартларын сизелерлек яхшыртачак, суд участокларын анда килүче гражданнар өчен уңайлы итәчәк.
Коллегаларыбызны лаеклы бүләкләре белән чын күңелдән котлыйбыз!