Рөстәм Заһидуллин Алабуга районы башлыгы вазыйфасына Рөстәм Нуриев кандидатурасын тәкъдим итте

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Рөстәм Нуриев республиканың Алабуга районы башлыгы итеп сайланды. Карар бүген Алабуга муниципаль районы Советы утырышында кабул ителде. Рөстәм Нуриев кандидатурасын депутатлар каравына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән юстиция министры Рөстәм Заһидуллин кертте.


Министр үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов исеменнән Республика Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларны уңышлы уздырган өчен рәхмәт белдерде. “Сайлау нәтиҗәләре буенча республика сайлаучыларының 75,85% ы тавыш бирүдә катнашты. Җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау барлык 911 җирлектә дә узды, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарыннан 7 517 депутат сайланды, - дип хәбәр итте Рөстәм Заһидуллин.

Бүгенге утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә Алабуга районы башлыгын сайлау булды. Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән муниципаль депутатларга район башлыгы вазифасына сайлану өчен Рөстәм Нуриев кандидатурасын тәкъдим итте. Рөстәм Мидхәт улы Нуриев сезгә яхшы таныш. Ул районны соңгы 6 ел дәвамында уңышлы җитәкли. Бу чорда муниципаль районның төрле программаларда актив катнашуы нәтиҗәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде, - диде министр.

Министр Алабуга районының республика муниципаль районнары арасында социаль-икътисади үсеш рейтингында 1 урынны алып торуын әйтте. 2020 елда “Адымнар” полилингваль мәктәбе ачылды, Университет мәктәбенә реконструкция үткәрелде. 5 ел эчендә 20 азык-төлек блогы капиталь ремонтланган, “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Үсеш ноктасы”ның 7 функциональ зонасы булдырылган. Шәһәрдә һәм районда 112 чакрымнан артык юл һәм 28 чакрымнан артык тротуар төзелгән һәм ремонтланган. “Алабуга” МИЗ ярдәмендә 2024 елда шәһәргә кергәндә ике юл чишелеше – “Көньяк” һәм “Төньяк” боҗралар төзелде, алар Алабугадан да, М 7 трассасыннан да МИЗ ягына булган машиналар ташкынын җайларга мөмкинлек бирде.

Җаваплы җитәкче вазыйфасына сайланган очракта Рөстәм Нуриев алабугалылар, район һәм гомумән республикабыз халкы файдасына иң катлаулы бурычларны уңышлы үтәр дип ышанам”, – дип йомгаклады Рөстәм Заһидуллин чыгышын.

Рөстәм Нуриев кандидатурасы муниципаль депутатлар тарафыннан бертавыштан хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International