Татарстанда юриспруденция өлкәсендә Державин исемендәге республика премиясен бирүгә бәйле чараларны уздыруга әзерләнәләр

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Министрлыкта 2026 елда юриспруденция өлкәсендә Г.Р. Державин исемендәге республика премиясен бирүгә бәйле чаралар үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада республиканың 21 югары белем бирү оешмасы вәкилләре катнашты.

Г.Р. Державин исемендәге республика премиясе 2016 елда Татарстан Президенты Указы белән Әдәбият һәм юриспруденция өлкәсендәге казанышларны бүләкләү өчен гамәлгә куелды. 2020 елда Указга үзгәрешләр керттеләр, премия әдәбият һәм юриспруденция өлкәләрендә чиратлап бирелә дип билгеләделәр. Бу Тәртип нигезендә, 2026 елда премия юриспруденция өлкәсендә тапшырылачак.

Премия юристларга юриспруденция өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре (монографияләре) өчен бирелә. Эшләрнең соңгы биш ел эчендә, әмма премия алуга гариза язылган көнгә кадәр бер елдан да озаграк вакыт узганчы бастырылган булырга тиешлеге мөһим шарт булып тора.

Г.Р. Державин исемендәге республика премиясе – юридик фәнне үстерүдәге зур казанышларны тану ул. Республиканың барлык югары уку йортлары вәкилләрен конкурста актив катнашырга һәм үзләренең иң яхшы тикшеренү эшләрен тәкъдим итәргә чакырам. Бу премия мактаулы бүләк кенә түгел, ә Татарстанда юридик фикерне алга таба үстерү өчен стимул да, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары Илья Гомзик.

Премия лауреатына “Г.Р. Державин исемендәге республика премиясе лауреаты” исеме бирелә, диплом, лауреат билгесе, билгеләнгән үрнәктәге таныклык һәм 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Премия алуга гаризалар 2026 елның гыйнварыннан май аена кадәр кабул ителәчәк. Гаризалар кабул итә башлау турында рәсми мәгълүмат Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында бастырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International