Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унөченче утырышында депутатлар Муниципаль хезмәт турында ТР кодексының 8 статьясына төзәтмәләрне хупладылар. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин тәкъдим иткән закон проекты парламентарийлар тарафыннан беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Россия Президенты кушуы буенча эшләнгән документ махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен таләпләрне гадиләштерә. Аерым алганда, авыл җирлекләрендә вазыйфаларны биләү өчен белем дәрәҗәсенә карата квалификация таләпләрен киметү, шулай ук тиешле хезмәт яки һөнәри эшчәнлек стажын кыскарту каралган.
“Махсус хәрби операциядә катнашучыларга комплекслы ярдәм кысаларында республикада “Батырлар. Герои Татарстана” максатчан программа эшли. Авыл җирлекләре дәрәҗәсендәге муниципаль идарәгә килгәндә, кадрлар әзерләү системасы “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы нигезендә оештырылган. Әлеге программа хезмәткәрләр өчен белем бирү чараларының киң комплексын күздә тота, - дип аңлатты министр өстәмә әзерлек турындагы сорауга җавап итеп. - Моннан тыш, барлык яңа билгеләнгән хезмәткәрләр мәҗбүри рәвештә һөнәри компетенцияләр формалаштыруга һәм вазифаи бурычларга яраклашуга юнәлдерелгән махсус курслар узалар”, - дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, “Батырлар. Герои Татарстана” кадрлар программасыТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте һәм республиканың 1600дән артык кешесен колачлады. Финал сайлап алу нәтиҗәләре буенча махсус хәрби операциядә катнашучы 45 кешегә дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарәдә карьера төзү мөмкинлеге бирелде, шул ук вакытта аларның 11енең югары белеме юк.
Министр сүзләренә караганда, кабул ителгән закон ветераннарның һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның потенциалын муниципаль идарә системасында файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.