1 октябрьдән башлап Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре физик затларның банкротлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарны атна саен кабул итәчәкләр. Кабул итүләр һәр пәнҗешәмбе көнне 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124 адресы буенча оештырылачак.
“Элек банкротлык мәсьәләләре буенча консультацияләр түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча күчмә чаралар вакытында гына үткәрелде. Хәзер без Дәүләт юридик бюросында атна саен кабул итү оештырабыз, анда гражданнар әлеге мәсьәләләр буенча даими нигездә квалификацияле консультация ала алачаклар”, - дип белдерде Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Максим Боровков.
Биредә сезгә:
- банкротлык процедурасының тәртибе һәм этаплары турында,
- гаризаны ничек дөрес әзерләргә һәм язарга кирәклеге турында,
- нинди документлар җыярга кирәклеге турында,
- банкротлык процедурасының мөмкин булган нәтиҗәләре турында аңлатачаклар,
- сезнең шәхси сорауларыгызга җаваплар бирәчәкләр.
“Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, консультацияләр инде гамәлдәге банкротлык процедураларына кагылмаячак. Без закон нигезендә суд контролендә алып барыла торган теге яки бу эшчәнлекне тикшерү белән шөгыльләнергә хокуклы түгел. Безнең бурыч физик затларның банкротлык процедурасын халыкның иң киң даирәсенә аңлаешлы итү”, - дип ассызыклады ул.
Консультация алу өчен алдан язылу таләп ителми. Дәүләт юридик бюросына килер өчен “Юстиция кварталы” тукталышына кадәр 11 нче маршрут троллейбусында барырга кирәк.