Татарстан Республикасы Дәүләт Советының парламент холлында җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы булды. 22 җәмәгать судьясы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан хезмәт таныклыкларын алдылар.
Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, катнашучылар алдында чыгыш ясап, әлеге датаның тарихи әһәмиятен дә билгеләп үтте. “2000 елда беренче җәмәгать судьялары билгеләнде. Нәкъ менә шул вакыттан республиканың җәмәгать юстициясе барлыкка килү һәм формалашу хисабы башланды. Чирек гасыр эчендә җәмәгать юстициясе үзенең кирәклеген һәм нәтиҗәлелеген исбатлады дип ышанып әйтергә мөмкин”.
Татарстанда җәмәгать судьялары институтының үсеше системалы дәүләт ярдәменә таяна. Республика Юстиция министрлыгы суд участоклары эшчәнлеген комплекслы алып баруны - матди-техник җиһазлаудан алып методик ярдәмгә кадәр тәэмин итә. Инфраструктураны модернизацияләүгә аерым игътибар бирелә.
“Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында ел саен суд участоклары биналарына капиталь һәм агымдагы ремонт ясау буенча масштаблы эш алып барыла. Министр күп тапкырлар ассызыклаганча, судларның халыкка уңайлы урында урнашуы, аерым алганда суд участогы урнашкан бинаның тышкы рәвеше дә халыкның суд системасына ышанычының мөһим факторы булып тора.