Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды. Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан төрле дәүләт структуралары вәкилләре катнашында оештырылды.
Чарадагы иң гадәти булмаган очракларыннан берсе - адвокатка консультация сорап мөрәҗәгать иткән Казан кешесенең кызыклы соравы. Ир-ат банк янында 190 мең сум акча табуы турында сөйләде. Банк хезмәткәрләре табылган акчаларның банкның үзенә дә, аның клиентларына да карамавын раслаганнар. Ир-ат, гражданлык җаваплылыгын күрсәтеп, табышны полициягә тапшырган, әмма хәзер бу суммага үз хокуклары белән кызыксына.
“Әлеге вәзгыятьтә закон гамәлләр тәртибен регламентлый. РФ Гражданлык кодексының 228 маддәсе нигезендә, әгәр табыш турында гариза полиция тарафыннан кабул ителгәннән соң алты ай эчендә акча хуҗасы игълан ителмәсә һәм акчаларның аныкы булуын исбатламаса, бөтен сумма аны тапкан гражданин милкенә күчәргә мөмкин, - дип аңлатты консультация бирүче адвокат. Моның өчен акча табучыга аны тапканнан соң алты айлык срок узгач, табылдыкны кире кайтару турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать итәргә һәм акча тапшыру фактын раслый торган документ бирергә кирәк”, - дип аңлатты Айдар Шиһабетдинов.
Бу көнне хокукый ярдәм сорап барлыгы 44 граждан мөрәҗәгать итте, алардан 59 сорау керде. Консультацияләрне Татарстан Дәүләт юридик бюросы юристлары, адвокатлар, нотариуслар, федераль һәм республика башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, прокуратура вәкилләре үткәрде.
Башка мөрәҗәгатьләр арасында туганнарыннан суд чыгымнарын түләтү процедурасы турындагы мәсьәлә дә бар иде. Суд приставлары федераль хезмәте вәкиле Юлия Захарова: “Суд карарының законлы көченә керүен көтәргә һәм, әгәр бурыч ирекле рәвештә түләнмәгән булса, бурычлының теркәлү урыны буенча суд приставлары бүлегенә башкару кәгазен тапшырырга кирәк. Документларны шәхсән, ышаныч кәгазе буенча вәкил аша яки карар чыгарган суд аша бирергә мөмкин”, - дип аңлатты. Ул шулай ук приставларның эш графигы турында да искәртте: сишәмбе 9:00 дән 13:00 гә кадәр, пәнҗешәмбе 13:00 дән 18:00 гә кадәр, дәүләт хезмәтләре Порталы аша алдан язылып.
“Мондый чараларны уздыру юридик нечкәлекләрне авырдан аңлый торган өлкән буын өчен аеруча мөһим. Без гражданнарның барлык категорияләре өчен хокукый ярдәм күрсәтергә омтылабыз, - дип ассызыклады министрның беренче урынбасары Илья Гомзик. - Төрле хокук структуралары вәкилләре бер мәйданчыкта эшли торган консолидацияле кабул итү форматы татарстанлыларга оператив рәвештә комплекслы юридик консультация алырга мөмкинлек бирә, берничә инстанциягә барырга туры килерлек вакытны һәм көчне экономияли”.
Гражданнар еш кына мирас, милек бүлү, алимент, пенсияләрне яңадан исәпләү һәм дару препаратлары белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар биргәннәр.