“Батырлар. Герои Татарстана” программасы җиңүчесе: “Әгәр Ватан минем күнекмәләрем дәүләт бурычларын хәл итүдә кулланылырга тиеш дип саный икән, мин аларны хәл итүгә алыначакмын”

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Батырлар. Герои Татарстана” республика программасы җиңүчеләре өчен билгеләнгән өч стажировканың беренчесе узды. Ике көнлек интенсивта программаның сайлап алу конкурсын уңышлы узган Рөстәм Нигъмәтҗанов һәм Денис Басариев катнаштылар.

Без хезмәттәшләребез белән Министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча стажировкалар оештыру турында карар кабул иттек. Беренче юнәлеш - нормалар иҗат итү эшчәнлеге һәм түләүсез юридик ярдәм, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин стажерлар белән очрашуда. - Сезгә стажировканы уңышлы үтүегезне телим һәм бу тәҗрибә сезгә дәүләт идарәсе өлкәсендә һөнәри юлны билгеләргә ярдәм итәр дип ышанам.

Стажировка программасы бай һәм гамәли юнәлешле иде. Катнашучылар Министрлык структурасы һәм функцияләре белән таныштылар, аның республикада юстиция үсеше тарихын чагылдырган төп документлар һәм фотографияләр тәкъдим ителгән музеенда булдылар. Шулай ук Юстиция министрлыгының яшь белгечләре белән ачык диалог форматында очрашу булды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм дәүләт хезмәтендә файдалы булырга мөмкин нәрсә - экстремаль шартларда команда белән эшләү күнекмәләре турында сөйләделәр.

Стажировка кысаларында гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләре өчен түләүсез хокукый ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе булган дәүләт юридик бюросы эшенә аерым игътибар бирелде. Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов ассызыклаганча: “Бүгенге көндә Дәүләт юридик бюросы эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе - махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү. 2022 елдан 2025 елның сентябренә кадәр мондый ярдәмне 7 меңгә якын кеше алган, шуларның 1,4 меңнән артыгы - бу елда”.

Рөстәм Нигъмәтҗанов шулай ук Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан бүлеге эшчәнлеге белән танышты һәм Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасында катнашты.

Миңа стажировканың гамәли форматы ошады. Бу экскурсия генә түгел, ә чынлыкта эшкә чуму. “Әгәр Ватан минем күнекмәләрем дәүләт бурычларын хәл итүдә кулланылырга тиеш дип саный икән, мин аларны хәл итүгә алыначакмын, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Рөстәм Нигъмәтҗанов.

Исегезгә төшерәбез, “Батырлар. Герои Татарстана” республика программасы республика рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителде. Финалда сайлап алу нәтиҗәләре буенча махсус хәрби операциядә катнашучы 45 кешегә дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә өлкәсендә карьера төзү мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International