Татарстан Республикасы юстиция министры Алабуга районының өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлады

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Республикада 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары уза. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга районында өлкән буын вәкилләре алдында котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Министр чыгышында ассызыклаганча, өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү республика социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарга хезмәт күрсәтү 2025-2030 елларга Татарстан Республикасында “Актив озын гомер республика программасы кысаларында системалаштырылган. Программа өлкән буын гражданнары өчен актив һәм сәламәт яшәү рәвешен саклауга һәм аларны социаль җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын үз эченә ала, - диде Рөстәм Заһидуллин.

Аның сүзләренә караганда, өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм чараларын финанслау федераль бюджеттан да, республика бюджетыннан да гамәлгә ашырыла. Бу елның 8 аенда өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү өчен 3 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелде. Әлеге чаралар республикада ярты миллионнан артык кешене колачлады, - дип хәбәр итте министр.

Чыгышын тәмамлап, Рөстәм Илдус улы өлкән буын вәкилләренә ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек, якыннарының җылысын һәм кайгыртуын тоеп яшәүләрен теләде.

Чарада катнашучылар өчен районның иҗат коллективлары катнашында бәйрәм программасы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International