Соңгы өч айда Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы 100 дән артык кеше һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез юридик ярдәм алды

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Соңгы өч ай эчендә Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучы йөздән артык кеше һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез хокукый ярдәмнән файдаланды. Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә,  әлеге эш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларга комплекслы ярдәм кысаларында гамәлгә ашырыла.

Хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары тиешле ташламаларны, социаль гарантияләрне, компенсацияләрне рәсмиләштерү, сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын алу тәртибе, ата булуны суд тәртибендә билгеләү һәм башка темаларга караган сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Хокукый консультацияләүне дә, кирәкле юридик документлар төзүне дә үз эченә ала торган түләүсез юридик ярдәм республика Дәүләт юридик бюросы белгечләре тарафыннан атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә күрсәтелә. Кабул итүләр “Ватанны саклаучылар” фонды базасында уза.

Бу елның өченче кварталында Татарстан Дәүләт юридик бюросы белгечләре 112 гражданга түләүсез юридик ярдәм күрсәткән. Дәүләт юридик бюросының әйдәп баручы белгече Илһам Мидхәтов “Ватанны саклаучылар” фонды мәйданчыгындагы эшне шәрехләп: “Бүген төп бурыч үз иленә хезмәт итүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Безнең өчен өстенлекле юнәлеш - махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең мөрәҗәгатьләренә оператив һәм нәтиҗәле җавап бирү”, - диде.

Алда булачак кабул итүләр турында өстәмә мәгълүматны 8(843)598-40-53 яки 8(843)598-40-55 телефоннары буенча алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International