Татарстанда яшәүче пенсионер ханым тиешле сыйфатта булмаган йорт сатып алган өчен миллион сумнан артык акчасын Юстиция министрлыгы хезмәткәренең түләүсез юридик ярдәме белән кире кайтара алды.
Өлкән яшьтәге хатын Татарстан Юстиция министрлыгының бөлгенлек (банкротлык) мәсьәләләре буенча башкарма хакимиятнең республика органнары белән үзара хезмәттәшлек секторы мөдире Дарья Бекмансуровага ике ел дәвамында хәл ителмәгән проблема белән мөрәҗәгать итте. Пенсионер ханым җир кишәрлеге һәм йорт сатып алган, әмма ул яшәү өчен яраксыз булып чыккан. Сату-алу килешүен өзәргә тырышып карагач, сатучыга бу бер дә ошамаган һәм соңыннан ул банкротлык процедурасын башлап җибәргән.
Эш берничә суд инстанциясе аша узды: беренче инстанция суды һәм апелляция судының эшне кире кагу карарларыннан соң, гомуми юрисдикциядәге алтынчы кассация судының гражданлык эшләре буенча суд коллегиясе карары белән беренче инстанция суды карары кире кагылды һәм эш яңадан карауга җибәрелде. Беренче инстанция суды тарафыннан кабат караганда эш шулай ук кире кагылганлыктан, бу яңа апелляция шикаятенә әзерлек таләп иткән.
“Пенсионер ханым тәкъдим иткән күпсанлы документларны анализлаганда без аны яклау өчен төп элементны таптык – сатып алынган бинаның яшәргә яраксыз техник халәтен раслый торган экспертиза уздырдык. Мин аңа судның эш материалларында бу мөһим документ булу фактын исәпкә алуына ирешергә һәм игътибарны килешүнең баштан ук намуссыз булуына юнәлтергә тәкъдим иттем”, – дип аңлатты Дарья Бекмансурова.
Тикшерүләр барышында әлеге йортның сатучының банкротлыгы процедурасы кысаларында сатуга куелган булуы ачыкланды. Юридик ярдәм нәтиҗәсендә суд пенсионер ханым файдасына карар чыгарды һәм ул миллион сумнан артык акчасын кире кайтаруга иреште. Хәзерге вакытта ханым Дарья Игоревна ярдәме белән суд чыгымнарын кайтаруга да гариза биргән.
“Әлеге очрак квалификацияле юридик ярдәмнең бигрәк тә гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләре өчен никадәр мөһим булуын күрсәтә. Бу очрак хәтта катлаулы ситуацияләрдә дә законлы юл табарга һәм гаделлекне торгызырга мөмкин булуын исбатлый”, - дип ассызыклады Дарья Бекмансурова.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы физик затларның банкротлыгы мәсьәләләре буенча түләүсез юридик консультация алырга мөмкинлеген искә төшерә. Кабул итүләр һәр пәнҗешәмбе көнне 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124 йортта урнашкан Дәүләт юридик бюросында уза.