Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре эш визиты белән Кама Тамагы районына бардылар. Төп максат җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү иде.
Очрашу барышында белгечләр җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен өйрәнделәр. 2024 елда һәм быелның 9 аенда районнан 1 меңнән артык норматив хокукый акт һәм аларга 117 өстәмә белешмә килде.
Районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә муниципаль актларны законнарга туры китерү, шулай ук “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.