Татарстан юстиция министры: “Җәмәгать судьясының һәр карары артында тормыш вәзгыяте тора”

2025 елның 10 октябре, җомга

Быел Татарстанда җәмәгать судьялары институты төзелүгә 25 ел тула. “Республика Татарстан” газетасына биргән интервьюсында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җәмәгать судьяларының халыкка якынлыгы, аларның профессиональлеге һәм әхлаклылыгы, суд эшләрен алып бару системасын төзеп бетерү, цифрлаштыру һәм башкалар турында сөйләде.

Җәмәгать юстициясен үстерүдәге өстенлекләр турында сөйләгәндә, Рөстәм Заһидуллин җәмәгать судьялары суд участокларының уңайлы инфраструктурасының әһәмиятен билгеләп үтте. “Лаеклы шартлар җәмәгать судьяларының үзләре һәм аларның хезмәткәрләре өчен дә, шулай ук участокларга гаделлек һәм үз мәнфәгатьләрен яклау эзләп килүче гражданнар өчен дә бертигез дәрәҗәдә кирәк, - диде ул.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән 2014 елдан башлап җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник һәм оештыру ягыннан тәэмин итүне оештыруның программа методы кулланыла. Хәзерге вакытта “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

Министр сүзләренә караганда, бүген 190 суд участогы 71 бинада урнашкан. Аларның гомуми мәйданы 34 мең кв. метрдан артык, бер суд участогына 182 кв. метр тирәсе туры килә. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы урыннарны били.

Интервью белән газетаның рәсми сайтында яки басманың шимбә санында җентекләбрәк танышырга мөмкин.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International