Дәүләт юридик бюросының Саба районы бүлегенә махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган хәрбинең әти-әнисе уллары тәрбиясендә яшәгәнлекләрен юридик раслауны сорап мөрәҗәгать иткән.
Дәүләт юридик бюросында ачыклык кертүләренчә, бу вәкаләтле органнарга документлар юллау һәм шәхси торак йортны төзекләндерүгә федераль бюджеттан акча алу өчен кирәк. Мондый мөмкинлек Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 27 маендагы 313 номерлы карары белән бирелгән.
Дәүләт юридик бюросының Саба районы бүлеге баш белгече Рәшит Ахунов барлык кирәкле дәлилләрне үз эченә алган дәгъва гаризасы әзерләде: ата-ананың эш көчендә булмавы һәм улларының исән чагында аларга даими рәвештә матди ярдәм күрсәтүен раслаучы документлар тәкъдим ителде.
“Закон нигезендә, торакны төзекләндерү өчен акча алу хокукына һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары ия, аларга һәлак булучы тәрбиясендә булган затлар да керә. Без барлык кирәкле раслауларны да теркәдек һәм суд гаризаны канәгатьләндерде”, - дип хәбәр итте Рәшит Ахунов.
Суд тикшерүе барышында хәрби хезмәткәрнең исән чагында әти-әнисенә матди ярдәм күрсәтеп торганлыгы, ә ул һәлак булган вакытка аларның эш көчендә булмаулары ачыкланган.
“Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, суд мөрәҗәгать итүчеләрнең таләпләре канәгатьләндерелергә тиеш дигән нәтиҗәгә килә. Мөрәҗәгать итүчеләрне үлгән кеше тәрбиясендә булган дип тану өчен законда каралган шартлар җыелмасы суд тарафыннан билгеләнде”, - диелә суд карарында.
Бу карар хәрби хезмәткәрнең ата-анасына торак йортны төзекләндерүгә дәүләт ярдәме алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирәчәк.