Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның туганнарына карата мошенниклык очраклары турында кисәтә һәм аларның түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеге барлыгын искә төшерә.
Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан дәүләт түләүсез күрсәтә торган хезмәтләр өчен акча таләп итүче намуссыз юристлар тарафыннан алдау очраклары ешайды.
ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов аңлатуынча: “махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары хәрбиләрне акчалата тәэмин итү, ташламалар, социаль гарантияләр һәм компенсацияләр бирү, махсус хәрби операциядә катнашучыны хәбәрсез югалган яки үлгән дип тану һәм законнарда каралган башка очракларда түләүсез юридик ярдәм алырга хокуклы”.
Түләүсез юридик ярдәмне ТР Дәүләт юридик бюросында алырга мөмкин, ул Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124 адресы буенча урнашкан. Шулай ук гражданнар цифрлы сервислардан файдалана ала.
“Татарстан Республикасында яшәүче картасы” кушымтасында “Тормыш хәлләре” дигән махсус бүлек булдырылды. Андагы алты блок эченә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен яраланган өчен түләүләр һәм кредитларны исәптән чыгару турындагы мәгълүмат та керә. Бәлки, бу материалларны өйрәнү җитәрлек булыр, аңлап бетермәгән очракта һәрвакыт белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин”, - дип аңлатты юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик.
Татарстан Юстиция министрлыгы гражданнарны уяу булырга өнди һәм Министрлыкның рәсми сайтында махсус хәрби операциядә белән бәйле мәсьәләләр кысаларында түләүсез ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган адвокатлар исемлеге тәкъдим ителүен искәртә.
Тулырак мәгълүматны ТНВ телеканалында “7 көн” программасы сюжетында карагыз.