Юстиция министрлыгы коллективы “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе кысаларында 1,5 меңнән артык үсенте утыртты

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Татарстанда “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе кысаларында агач утырту буенча киң күләмле чара узды. Ул “Экологик иминлек” илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә һәм ел саен табигатьне саклауга өлеш кертергә омтылучы меңләгән кешене берләштерә.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре гадәттәгечә акциягә кушылдылар һәм Лаеш районының Вороновка авылы янындагы урманда 1,5 меңнән артык агач утырттылар.

Без мөһим экологик инициативаларга ярдәм итүне үз бурычыбыз дип саныйбыз, чөнки киләчәк буыннарның тормыш сыйфаты шуңа бәйле. Һәр үсенте - республикабызның яшел киләчәгенә өлеш кертә, - дип билгеләп үттеләр Министрлыкта.

Бөтенроссия проекты илнең барлык 89 төбәген берләштерә һәм 70 миллион агач утырту бурычын куя. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, быел акциядә катнашучыларның уртак тырышлыгы белән Татарстанның барлык районнарында махсус әзерләнгән 142 мәйданчыкта 2,5 миллион үсенте утыртылган.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International