Чистай районының 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы мошенниклык турындагы эшне карады. Районда яшәүче ханым алдау юлы белән ир-аттан акча алуда, аңа тылсым хезмәтләре тәкъдим итүдә гаепләнә.
Судта ханымның WhatsApp мессенджеры аша ир-атка шәхси һәм гаилә проблемаларын йолалар һәм сихер ярдәмендә хәл итәргә вәгъдә иткәнлеге ачыкланган. Ир кеше, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салырга, балаларының киләчәген белергә һәм ата-анасының сәламәтлеген яхшыртырга өметләнеп, “сихерче”гә ышанган һәм аңа берничә түләү белән барлыгы 40 мең сум акча күчергән.
Нәтиҗә күрмәгәч, ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә һәм алдау ачыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инциденттан соң ук зыян күрүче үзе дә әлеге мошенниклыкка бәйле булмаган башка эш буенча җинаять эзәрлекләве астында кала һәм ирегеннән мәхрүм ителә. Мошенниклык буенча эшне аның катнашында тикшерү мөмкин булмау аркасында, бу эшне карау озакка сузыла.
Мошенниклык факты буенча суд утырышында ханым үз гаебен таныды, зыянны каплады һәм бу хәлгә күп вакыт узган булганлыктан, эшне туктатуны сорады. Җәмәгать судьясы, хәлләрнен торышын һәм җинаятьнең зур булмаган, җинаять җаваплылыгына тарту вакыты узуны исәпкә алып, җинаять эшен кабат каралмый торган нигез буенча туктатты.
Җәмәгать судьясы гражданнарны игътибарлырак булырга һәм мондый вәгъдәләргә ышанмаска өнди. “Сезнең проблемаларны тылсым яки им-томнар ярдәмендә хәл итәргә вәгъдә иткән кешеләргә ышанырга ярамый. Бу мошенниклыкның киң таралган схемасы”.