Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республикада җәмәгать юстициясе институтының 25 еллыгына багышланган экологик акция оештырды. Хезмәткәрләр Биектау мәктәбе территориясендә 25 нарат үсентесе утырттылар. Һәр үсентенең республикада җәмәгать судьялары институтының эш елын гәүдәләндерүе символик мәгънәгә ия.
“2000 елда беренче 103 җәмәгать судьясы билгеләнде, - дип билгеләп үтте юстиция министры Рөстәм Заһидуллин. Юбилей уңаеннан республикада чаралар планы төзелде. Шуларның берсе - агач утырту буенча экологик акция. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм район администрациясе ярдәмендә бүген мәктәп территориясендә үсентеләр утырттык”, - дип өстәде министр.
Мәктәп директоры Игорь Кутенин мәгариф учреждениесе өчен чараның әһәмиятен аңлатып: “Безнең мәктәп калкулыкта урнашкан һәм җилләргә ачык. Бигрәк тә көзге-кышкы чорда. Утыртылган наратлар киләчәктә мәктәп территориясен җилләрдән саклаячак, укучыларыбыз өчен уңайлырак шартлар тудырачак”, – диде.
Акциянең мөһимлеген суд системасы вәкилләре дә билгеләп үтте. Биектау районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясының акциядә катнашкан ярдәмчесе үзенең тәэсирләре белән уртаклашты: “Мин бу акциядә катнашуыма бик шатмын. Җәмәгать юстиция системасында инде 18 ел эшлим һәм үз һөнәрем белән горурланам. Без һәрвакыт судка мөрәҗәгать итүче гражданнарга ярдәм итәргә тырышабыз, ә бүген мәктәп укучыларына да ярдәм итәбез, алар өчен уңайлы экологик мохит тудырабыз”.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, чирек гасыр эчендә җәмәгать судьялары институты республика суд системасының аерылгысыз өлешенә әверелде. Шул вакыт эчендә җәмәгать судьялары тарафыннан 10 миллионнан артык эш каралган. 2000 еллар башында Татарстанда 168 суд участогы эшли иде, 2025 елга аларның саны 190 га кадәр артты. Җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди тәэмин итү “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхси игътибары нәтиҗәсендә җәмәгать юстициясе инфраструктурасы өзлексез камилләшә, судьялар эше өчен дә, үз хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен дә заманча һәм уңайлы шартлар тудырыла.