Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы булды. Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе “Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 141.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты булды.
Документ опекуннар һәм попечительләр өчен айлык түләүне сизелерлек арттыруны күздә тота. Проектны эшләүчеләр фикеренчә, бу гаиләләрнең социаль якланганлыгын арттырырга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен уңайлы шартлар тудырырга, шулай ук республикада опека институтының абруен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
“2013 елдан опекуннарга һәм попечительләргә түләүләр яңадан каралмады, әмма ул вакыттан бирле икътисади чынбарлык шактый үзгәрде. Без үз өстенә шундый мөһим һәм җаваплы бурычны алучыларга ярдәм итәргә омтылабыз” - дип билгеләделәр утырышта.
Закон проекты айлык түләү күләмен 3 000 сумнан 8 641 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә. Утырыш барышында ассызыкланганча, түләүләрне арттыру яңа опекуннар җәлеп итүгә генә түгел, ә авыр тормыш хәлендә калган балаларны тәрбиягә алган гаиләләргә дә лаеклы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Рәсми мәгълүматларга караганда, 2025 елның июленә Татарстанда тәрбиягә бала алган гаиләләрдә 1 788 бала исәпләнә. 2026 елда мондый гаиләләрдә балалар саны 1 600 булыр дип фаразлана, шуларның 230ы - аерым категориядәге балалар.
2026 елда законны гамәлгә ашыруга республика бюджетының өстәмә чыгымнары 189 млн сум булыр дип көтелә.
Закон проекты билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертеләчәк.